25-28 ноябрьдә Казанда Үзбәкстан Республикасы составындагы Каракалпакстан мәдәнияте көннәре уза.
Фестивальне оештыручылар хәбәр итүенчә, чаралар программасына сәнгать осталары концерты, Каракалпакстан Яшь тамашачы театры спектакле, рәссамнар һәм милли гамәли сәнгать осталары күргәзмәләре кертелгән. Бу хакта Татарстанның Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Кичә Мәдәният министры Ирада Әюпова Каракалпакстан делегациясе белән очрашты. Очрашуда Каракалпакстан Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рәсүл Зарикиев, Каракалпакстан мәдәният министры Бегисбай Темирбаев, Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Нодирҗан Касыймов һәм Үзбәкстан дәүләт филармониясе директоры Әнвәрҗан Тожибаев катнашты.
Чарада ике республиканың мәдәни багланышлары, театр тармагын үстерү, халык сәнгать һөнәрләрен саклау һәм популярлаштыру, туризм һәм фәнни багланышлар мәсьәләләре турында фикер алыштылар. «Безнең өчен сезнең тәҗрибәгезне үзләштерү, уртак проектлар булдыру бик әһәмиятле», – диде Рәсүл Зарикиев.
Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Каракалпакстан Республикасы мәдәнияте көне» концерт программасы уза. Тамашачы Үзәк Азиянең борынгы риваятьләрен тыңлау мөмкинлеге алачак.
27 ноябрьдә, 14.00 сәгатьтә Казан дәүләт мәдәният институтында Каракалпак дәүләт яшь тамашачы театры репертуарыннан Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» комедиясе күрсәтеләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез