Казанда Конфуцийга һәйкәл ачканнар

Чара БРИКС саммитына һәм Кытай белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләргә 75 ел тулуга багышланган.

Казанда КФУның Лобачевский исемендәге китапханәсе янында Кытай философы Конфуцийга һәйкәл ачканнар. Чараны Кытай белән Россия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 75 ел тулуга һәм Татарстан башкаласында БРИКС саммитын үткәрүгә багышлаганнар.
КФУ ректоры Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, Конфуцийга һәйкәл кую – традицияләрне ихтирам итү дә әле. Аның әйтүенчә, вузда Кытайдан 2 меңнән артыграк егет-кыз белем ала. Шул ук вакытта 1 меңгә якын студент Кытай телен өйрәнә.
Һәйкәлнең биеклеге 2,5 метр тәшкил итә. Ул таштан эшләнгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре