Бүген төнлә Казанның Гудованцев урамындагы 5 катлы йортта янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, 20 кеше соры төстәге зур мәчене ияртеп подъезддан мөстәкыйль чыккан. Бу хакта “Татар-информ”.Россия МЧС Ттатарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Коткаручылар, сулыш маскасы киеп, күршедәге фатирдан алты яшьлек малайны үлем тырнагыннан йолып калган. Янгын чыккан бүлмәдә исә ир-атны табып, “Ашыгыч ярдәм” табибларына тапшырган.
Кызганычка, фатир хуҗасы – 46 яшьлек ир-ат һәлак булган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгынның сәбәбе – тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез