Казанда кыргыйлашкан 6 яшьлек кызның нинди шартларда яшәве турында сөйләгәннәр

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте Казанда кыргыйлашкан 6 яшьлек кызның тормышына берникадәр ачыклык керткән. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Полиция хезмәткәрләре, Волков урамындагы фатирга килеп, 33 яшьлек әнисе белән 6 яшьлек кызны тапканнар. Ведомство мәгълүматларына караганда, фатир чүп-чарга баткан, бик пычрак булган.

Баланы – кичекмәстән 18 нче шәһәр хастаханәсенә, хатын-кызны – полиция бүлегенә озатканнар.
Хәзерге вакытта кирәкле тикшерүләр уздырыла. Тикшерү төгәлләнгәннән соң тиешле карар кабул ителәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре