Казанда мәгариф министрларының "Киләчәкне формалаштыру" халыкара форумы узачак

11 һәм 12 июньдә Казанда мәгариф министрларының "Киләчәкне формалаштыру" халыкара форумы узачак. 30 илдән делегатлар җыелачак чара Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узачак. Форум кысаларында катнашучылар заманча мәгарифнең төп мәсьәләләре: глобаль трендлар, цифрлаштыру һәм инновацияләр, ясалма интеллект һәм онлайн-укыту йогынтысы, инклюзив алымнар, укытучы роле һәм белем бирү сыйфаты, шулай ук милли мәгариф системаларын үстерү перспективалары һәм халыкара хезмәттәшлек турында фикер алышачак.

Быел форуга Камерун, Зимбабве, Мьянма, Лаос, БГӘ, Беларусь һәм Абхазия вәкилләре җыелачак. Шулай ук Казанга Әфганстан делегациясе дә килде. Катнашучылар арасында - Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләре һәм Рәис Миңнеханов, алар халыкара аренада Россиянең мәгариф системасын тәкъдим итәчәк.

Төп темаларның берсе - балалар үзәкләрен оештыруда Россия тәҗрибәсе. Программа кысаларында мәгариф министрлары быел йөз еллык юбилеен бәйрәм итүче легендар "Артек" халыкара сменасында тәрбияләнүчеләр белән телекүпердә катнашалар.

Эшлекле өлештән тыш, форумда катнашучылар өчен бай мәдәни программа әзерләнгән. Кунаклар Россия югары белем бирү өлкәсендә лидер саналган «Иннополис» университетына бара алачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре