Бу атна азагында Казан халыкара джаз башкаласына әйләнәчәк. 28-30 августта «Россиядә БРИКС илләреннән диксилендлар һәм этно-джаз ансамбльләре съезды» фестивале узачак. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.
Өч көн дәвамында Татарстан башкаласында Һиндстан, Эфиопия, Бразилия, Кытай, Иран, Куба һәм башка илләрдән 152 джаз-башкаручы чыгыш ясаячак.
Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сүзләре белән әйтсәк, әлеге чара БРИКС саммиты алдыннан махсус уздырылачак. «Проект Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан БРИКС саммиты кысасындагы чаралар планына да кертелгән. Ул чын мәгънәсендә зур һәм масштаблы фестиваль булачак. Чираттагы халыкара чараны кабул итү - безнең өчен зур дәрәҗә», - диде ул.
Фестиваль кысасында Казанның үзәк урамнарында, паркларда, вокзаллар янында һәм башка мәйданчыкларында көндез һәм кичен джаз чаралары узачак. Ахырда исә зур гала-концерт булуы көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез