Газетага язылу

Казанда өендә гашиш тутырылган 30дан артык пакет табылган хатын-кызны тоткарлаганнар

Казанда полиция хезмәткәрләре фатирында пакерларга тутырылган наркотиклар табылган 30 яшьлек хатын‑кызны тоткарлаган.

Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, «Горки» полиция бүлеге оператив хезмәткәрләре тыелган матдәләрне сату турында мәгълүмат алган. Бу мәгълүматларны тикшергәннән соң хатын-кызны тоткарлыйлар.

Хатынның фатирындагы тентү вакытында гашиш салынган 34 пакет тапканнар, аны экспертиза да раслаган. Тикшерү наркотиклар сату өчен әзерләнгән дип фаразлый. Суд хатын-кызны сак астына җибәргән. Аңа карата наркотикларны зур күләмдә сатуга омтылу турында җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре