Казанда поезд астына эләгеп гомере өзелгән ирнең кем булуын ачыклаганнар

Бүген иртән 77 яшьлек ир-ат “Аэрпорт-Казан” поезды астына эләгеп һәлак булган. Фаҗига Идел буе районында Тихорецская тимер юл станциясе янында килеп чыккан.

“Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының транспортта тикшерү үзәк идарәсе мәгълүматларына таянып язганча, өлкән яшьтәге ир-атның тиешсез урыннан тимер юл аша чыгып килеше булган. “Электричка” машинисты ашыгыч төстә тормозга баскан, әмма ир-ат шундук һәлак булган.

Тимер юлда кешенең һәлак булу очрагының барлык нечкәлекләре ачыклана. Ведомство “Тимер юл транспорты хәрәкәтенең һәм аннан файдалануның иминлеге кагыйдәләрен бозу” статьясы буенча тикшерү үткәрә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре