Казанда «Порт» сәүдә үзәге янында контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты ачылды

Бүген Казанда «Порт» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты ачылды.

 Бу хакта Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев сөйләде, дип яза Татар-информ.

«Монда теләгән һәркем контракт буенча хезмәтнең нәрсә икәнен белә, киңәшләшә ала. Безнең белән шулай ук Африка корпусы вәкилләре дә эшли. Без хәзер комплектланган өстенлекле хәрби частьләр турында сөйләрбез. Шулай ук беренчел сайлап алу чараларын да узарга мөмкин. Монда ук бездә Калашников автоматы макеты тәкъдим ителгән. Теләгән һәркем килә, макетны тотып карый, шулай ук үзен автомат җыюда һәм сүтүдә сынап карый ала», – дип сөйләде офицер.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры,шулай ук 117 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре