Газетага язылу

Казанда Рамил һәм Илдар сирәк очрый торган исемнәргә әйләнгән

Казанның ЗАГС идарәсендә узган атнада – 24-30 август аралыгында Татарстан башкаласында яшәүчеләр үзләренең балаларына кушкан иң популяр һәм иң сирәк исемнәрне атап үткәннәр.

Берничә дистә еллар элек бик еш очратырга мөмкин булган Рамил һәм Илдар сирәк исемнәр арасына эләккән.

Шулай ук әти-әниләр нарасыйларына сирәк-мирәк кенә Луан, Максимилиан, Иоанн, Тамир, Асад, Сәят, Леонард, Август, Әгъзәм, Аслан, Нил, Сальма, Әлсафи, Рина, Паулина, Неонелла, Айзанә, Әсманур, Асилә, Златослава, Йолдыз исемнәрен сайлаган. Ә инде Марк, Александр, Әмир, Миран, Тимур, Самир, Мирон, Давид, Кәрим, Роберт, Ева, Эмилия, Айлин, София, Милана, Айшә, Елизавета, Ясминә, Раяна, Сара, Сәйдә иң популяр исемнәргә әйләнгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре