БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Казанда социаль объектларга вакытыннан алда җылылык бирә башладылар
Казанда вакытыннан алда җылылык бирә башладылар. Җылылык өч балалар бакчасына бирелде, тагын 32 заявка ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларда башкарыла. Бу хакта социаль челтәрләрдә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде.
Ул ассызыклаганча, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр шулай ук вакытыннан алда җылылык бирүгә исәп тота ала, әмма моның өчен күпчелек милекчеләрнең теләкләре кирәк. Тиешле карарны милекчеләрнең гомуми җыелышында кабул итәргә, ә аннары беркетмәне җылылык белән тәэмин итүче оешмалар белән алга таба да эшләү өчен идарәче оешмага җибәрергә кирәк.
Фикер өстәү
Фикерегез