Татарстанда дәүләт-шәхси хезмәттәшлек буенча тормышка ашырырга мөмкин булган проектлар тикшерелә. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте.
"Концессион килешү буенча түләүле Алексеевск - Әлмәт юлы сафка басты. Бүген төрле юнәлешләр буенча дәүләт-шәхси хезмәттәшлекне файдалану мөмкинлеген карарга кирәк", - диде министр еллык коллегиядә.
Аның сүзләренә караганда, аерым алганда, 2025 елда Түбән Кама һәм Чаллы предприятиеләре белән трамвай челтәрен һәм күчмә составны яңарту буенча эш дәвам итәчәк. "Аэродром, аэропорт, тимер юлы һәм елга инфраструктурасы объектлары да мөһим булып кала. Дәүләт-шәхси хезмәттәшлекне бөтен җирдә дә файдаланып карарга кирәк", - диде Фәрит Хәнифов.
Юл проектлары арасында дәүләт-шәхси хезмәттәшлек нигезендә төбәк юлларында торак пунктларны урап узу юлларын төзү мөмкинлеге карала. Сүз Казаннан түләүле чыгып китү юллары - Дәрвишләр бистәсен урап узу юлы, Оренбург трактының дублеры (Лаеш боҗрасы), Горький шоссесы дублеры (Несмелов урамының дәвамы) һәм Кадышевога кадәр юл турында бара. Яшел Үзәндә автобуслар сатып алырга, Саба районында "Миңгәр" аэродромы төзелешенә дә инвестор җәлеп итмәкчеләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез