Казанда такси йөртүчесенең үсмергә һөҗүм итүе турындагы мәгълүматтан соң тикшерү башланган. Социаль челтәрләрдә таралган хәбәрләргә караганда, низаг балигъ булмаган егетнең юл бирмәве аркасында чыккан.
Татарстан буенча Россия Тикшерү комитеты әлеге вакыйганың барлык шартларын Россия Җинаять кодексының 213 нче маддәсе буенча тикшерә.
Александр Бастрыкин Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Максим Дулкарнаевнән тикшерү барышы һәм ачыкланган хәлләр турында хисап тапшыруны таләп иткән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез