Газетага язылу

Казанда Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең IX Корылтае башланды

Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Корылтайда Татарстан Мөфтие беләе Татарстанның Баш казые сайланачак. Моннан тыш нәзарәтнең соңгы дүрт елдагы эшчәнлегенә дә йомгак ясалачак. Моннан тыш,делегатлар игътибарына Нәзарәтнең Казыйлар шурасы һәм Үзәк ревизия комиссиясе хисабы да тәкъдим ителәчәк.

Корылтай "Казан Экспо" Халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыкларында җәмәгать намазы белән тәмамланачак. 1520 имам икенде намазын Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп укыячак. Аннан барлык делегатлар 13 нче Республикакүләм ифтарда катнашачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре