Казанда Татарстанның» иң яхшы иҗтимагый тәрбиячеләрен бүләкләделәр

Казанда «Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2024» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. 2012 елдан бирле үткәрелүче әлеге конкурс тәрбиячеләр арасында тәҗрибә уртаклашу һәм аларның эшенә игътибарны арттыру максатыннан оештырыла.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе рәисе урынбасары Алсу Әсәдуллина бәйгедә катнашучыларны геройлар дип атады. «Алар үз эшләренә җан-тәннәре белән бирелеп, үз гаиләләре һәм шәхси тормышлары белән бергә, җәмгыять өчен дә зур җаваплылык алалар. Бу кешеләр кечкенә баланың киләчәктә илнең лаеклы гражданины булып тәрбияләнүенә зур өлеш кертә», – диде ул.

Быелгы зона этабының йомгаклары буенча барлыгы 21 җиңүче билгеләнде, аларны 5 номинациягә бүлделәр: «Балачакны яклау», «Гаилә кыйммәтләре», «Тормышка юллама», «Ватан файдасына», «Иҗади караш». Призлы урыннарны мәктәп укытучылары, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе алды. Җиңүчеләр исемлегенә Анна Бектина, Әмир Вәгыйзов, Рөстәм Сәлахов һәм Әлфия Хаппанова керде. Гран-прига Балык Бистәсе районының хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар берләшмәсе җитәкчесе Илдус Моталлапов лаек булды.

Алинә Җамалетдинова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре