2025 елның 29 июнендә Казанда илнең иң зур музыка-күңел ачу фестивальләренең берсе — *VK Fest* узачак. Әлеге чара Татарстан башкаласында тәүге тапкыр үтәчәк һәм оештыручылар кунакларга музыка, блогинг, технологияләр һәм гаилә активлыкларын берләштергән бай программа вәгъдә итә.
Фестиваль «Казан» Гаилә үзәге янында урнашкан мәйданда 12:00 сәгатьтән башланачак. Төп концертлар 15:30 сәгатьтә баш сәхнәдә узачак. Музыкаль программада катнашачак йолдызлар арасында — Баста, Юлия Савичева, Три дня дождя, Комната культуры, Хлеб, Zoloto, Элвин Грей бар.
Чакырылган инфлюенсерлар арасында — Валя Карнавал, Аня Pokrov, Арсений Попов, Гурам Амарян, Милана Некрасова һәм башкалар бар.
Моннан тыш, кунакларны түбәндәгеләр көтә:
ВКонтакте платформасыннан технологияләр зоналары
Фуд-кортлар
Блогинг һәм маркетинг буенча лекцияләр, мастер-класслар
Балалар өчен уен һәм анимация зоналары
Фотозоналар һәм милли арт-объектлар
Билетлар сатуда, бәяләренә килгәндә, балалар өчен — 1000 сумнан, зурлар өчен — 4700 сумнан.
VK Fest – ул музыка, технологияләр һәм иҗат берләшкән уникаль вакыйга. Яшеңә һәм кызыксынуларыңа карап, монда һәркем үзенә туры килгәнне таба алачак.
Тулырак әлеге сылтама аша таныша аласыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез