Казанда температура рекорды икенче мәртәбә яңартылды

Татарстан башкаласында температура рекорды икенче мәртәбә яңартылды. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Кичә, 2 апрельдә, «Казан» метеостанциясендә һәм «Казан-Сокол» авиация метеостанциясендә термометр баганалары +15,1 градуска, ә «Казан-Аэропорт» авиация метеостанциясендә +16,5 градуска кадәр күтәрелде.

2 апрельдә Казанда температураның абсолют максимумы 74 ел элек, 1951 елда теркәлгән иде: ул вакытта температура +13,8 градуска җиткән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре