Казанда узачак БРИКС саммитының дөньякүләм мөһим вакыйгага әйләнәсен әйткәннәр

Казанда узачак БРИКС саммиты дөньяда төп вакыйгаларның берсенә әйләнәчәк. Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков шул хакта белдергән.

Моңа кадәр ул дәүләт башлыгы Владимир Путинның атна буе алдагы саммитка әзерләнәчәге турында сөйләп үткән.

“Саммитта катнашучылар составыннан чыгып, шуны әйтергә мөмкин: халыкара көн тәртибендәге төп чараларның берсе булачак бу”, – дип билгеләп үткән Кремль вәкиле.
Сүз уңаеннан, Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин БРИКСны, күп полярлы дөнья булдыруга гарантия, дип бәяләгән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре