Казанда Фатих Әмирхан урамындагы күзәтү тәгәрмәче привод механизмы ватылу сәбәпле туктап калган. Аттракционның әйләнми башлавы турында хәбәр ашыгыч хезмәтләргә килгән. Вакыйга урынына 48нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре һәм республика эзләү-коткару хезмәтенең икенче зональ отряды коткаручылары җибәрелгән. Бу хакта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
Аттракцион администрациясе мәгълүматларына караганда, башта привод шестернясын блоктан чыгарырга кирәк булган. Шуннан соң тәгәрмәчне механик рәвештә әйләндереп, кабиналарда биеклектә калган кешеләрне әкренләп төшерә башлаганнар.
Коткару эшләре барышында 18 кеше, шул исәптән алты бала, җиргә төшерелгән. Аларның 17сен 52 метрлы янгын автосаткычы ярдәмендә коткарганнар. Тагын бер кешене коткаручыларның арканлы төшерү җайланмасы белән җиргә төшергәннәр.
Вакыйга урынында коткару эшләре дәвам итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез