Казанда Воровский һәм Миль урамнарын өлешчә сентябрь ахырына кадәр ябачаклар

Казанда 14 июльдән 30 сентябрьгә кадәр Воровский һәм Миль урамнары участокларында транспорт хәрәкәте өлешчә ябылачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәрәкәт Воровский урамындагы 1, 3, 5 нче йортлар районында (Октябрьская урамына юнәлеш буенча), шулай ук Миля урамындагы 7 нче йорт янында (Дементьев урамы ягына) чикләнәчәк.

Әлеге чара канализация коллекторын реконструкцияләү белән бәйле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре