Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI Халыкара икътисадый форумы һәм Russia Halal Expo халыкара күргәзмәсе рәсми рәвештә ачылды. Тантаналы чарада Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Марат Хөснуллин искәрткәнчә, форум әһәмиятле вакытта уза. “Россия Президенты Владимир Путин 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте. Күптән түгел генә илебез Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80-еллыгын да билгеләп узды”, – дип сәламләде тантаналы чарада катнашучыларны Россия вице-премьеры.
Аның сүзләренә караганда, быелгы форумның төп шигаре – ул ышаныч һәм хезмәттәшлек. “Аларны ныгыту Россия белән ислам илләре арасындагы хезмәттәшлек төзелүче нигезгә әверелде”, – диде Марат Хөснуллин.
Ул ассызыклаганча, Владимир Путин карары нигезендә KazanForum федераль дәрәҗәдә уза. “Былтыр гына да әлеге чарада 20 меңнән артык кеше катнашты”, – диде ул.
Россия Хөкүмәте вице-премьеры Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстанга Россия белән мөселман илләре арасынагы дуслыкны ныгытуга хезмәт иткән нәтиҗәле эшчәнлек өчен рәхмәт тә әйтте. Аның сүзләренә карагнда, Россия белән ИХО илләрен үзара мәнфәгатьләр генә түгел, тирән ихтирам да берләштерә. “Без аралашуга әзерлекне, хезмәттәшлекне саклау һәм ныгыту теләген югары бәялибез”, – диде ул.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез