#KazanForum: Марат Хөснуллин техника күргәзмәсен карады

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Татарстанда җитештерелүче зур габаритлы техника күргәзмәсен карады. Ул “Казан Экспо” янәшәсендә урын алган һәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI Халыкара икътисадый форумы кысасында оештырылган.

Күргәзмәдә, шул исәптән, Казан вертолет заводында җитештерелгән “Ансат” вертолеты да тәкъдим ителгән. Марат Хөснуллин аны тыштан гына карап калмыйча, кабинасына да утырып карады. “КАМАЗ-Мастер” узыш автомобильләре дә зур кызыксыну уятты. Вице-премьерга машиналарның үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Марат Хөснуллин команда яулаган бүләкләр стенды янында фотога төште.

Бездә җитештерелгән техника янәшәсендә Кытай автомобильләре дә бар. Күргәзмәдә Gelly, Cherry, Tank кебек автомобильләр урын алган.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор Миңнеханов KazanForum минниханов

Көн хәбәре