#KazanForum: Миңнеханов: "Бездә бик күп чит ил инвесторлары эшли, шуңа килешүләрне үтәү мөһим"

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының панель дискуссиясендә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Чара Казанда «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында узды («Казан Экспо» ХКҮ).

Панель дискуссиянең темасы - "Дөнья икътисадын үстерү импульсы буларак, Россиядә намуслы бизнесны һәм чит ил инвестицияләрен гарантияләнгән яклау".

Дискуссиянең модераторы Россия Тышкы эшләр Министрлыгы МГИМО профессоры, «Забизнес.РФ» эшмәкәрләр мөрәҗәгатьләре белән эшләү өчен платформа АКБО генераль директоры Элина Сидоренко булды. Чарада Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары Петр Городов катнаша.

Рөстәм Миңнеханов Россия Генераль прокуратурасына мондый панель дискуссияләрнең форум кысаларында өченче ел рәттән уздырулары өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук чарада катнашучы чит ил кунаклары саны артуын ассызыклады.

РФ Генераль прокуратурасының форумда катнашуы бу мәйданчыкка югары статус бирә, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук искә төшергәнчә, KazanForum төбәк дәрәҗәсеннән федераль чаралар дәрәҗәсенә күтәрелде, һәм болар барысы да бик күп эшлекле элемтәләр урнаштырырга, илдән читтә икътисадый партнерлар табарга мөмкинлек бирә.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, соңгы елларда Россия бизнесы җитди чакырулар, шул исәптән санкцияләр басымы һәм халыкара исәп-хисапларда чикләүләр белән очрашты. Мондый форумнар безнең илнең дуслары һәм эшлекле партнерлары күп булуын күрергә ярдәм итә, дип ассызыклады ул һәм тышкы сәүдә әйләнеше кимемәде – санкцияләргә карамастан, икътисадта бернинди кимүләр дә юк, дип ачыклык кертте. «Бу фактлар Россиянең изоляцияләнмәгән булуын күрсәтә", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе Генераль прокуратура белән багланышларга аерым тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, Генпрокуратура бизнес белән эшләү өлкәсендә үз алымнарын үзгәртте, бигрәк тә – кече һәм урта эшкуарлык белән. Аерым алганда, ул илнең төбәкләре бәяләнә торган һәм «бизнеска административ басым» пункты булган инвестицион җәлеп итүчәнлек рейтингы турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу рейтинг төбәкләрнең бизнеска ярдәм итү өлешендә кайда эшләп бетермәвен аңларга ярдәм итте. Генпрокуратура да бу юнәлештә бик зур эш башкарды, диде ул, эшкуарлар белән даими очрашулар уздырыла. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстанда эшкуарлык эшләре буенча вәкаләтле вәкил эше турында сөйләде. Тулаем алганда бу бизнеска ярдәм итүгә уңай йогынты ясый, дип ассызыклады ул.

"Без Генпрокуратураның ярдәм итүен сизәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең төбәк - федерация субъектлары арасында икътисад үсеше буенча 5-6 урында, без - зур икътисад. Бу кече һәм урта бизнес та, эре бизнес та. Моннан тыш, бездә бик күп чит ил инвесторлары эшли. Шуңа күрә килешүләрне үтәү мөһим. Бездә «Алабуга» махсус икътисадый зонасы эшли - һәм бу илдә иң яхшы зона. Бездә «Иннополис» махсус икътисадый зонасы – кыска вакыт эчендә шулай ук эшли башлады. Безнең республикада алгарышлы социаль-икътисадый үсешнең биш территориясе бар. Нәкъ менә шуңа күрә безгә барлык имзаланган килешүләрнең һәм сөйләшүләрнең үтәлүе мөһим. Бу эш Генераль прокуратура белән берлектә бара".

"Сез мине монда чыгыш ясарга – хисап бирергә дип түгел, ә тәҗрибә уртаклашырга чакыруыгызга шатмын", - диде Татарстан Рәисе, панель дискуссияне оештыручыларга мөрәҗәгать итеп.

Азакта ул Татарстан бу чарада катнашучы барлык илләрнең бизнес вәкилләрен кабул итәргә әзер, дип белдерде. "Татарстан сәнәгать һәм индустриаль парклар, сәнәгать мәйданчыклары, махсус зоналар булдыруда зур тәҗрибәгә ия, һәм - әгәр сезнең тарафтан хезмәттәшлеккә теләкләр булса - рәхим итегез!"- дип чакырды Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларны.

Ахырда Татарстан Рәисе барысына да нәтиҗәле дискуссияләр, ныклы эшлекле мөнәсәбәтләр һәм уңышлы үзара файдалы контрактлар теләде.

Панель дискуссия барышында Әзәрбәйҗан, Индонезия Республикасы, Казахстан Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кыргызстан Республикасы, Үзбәкстан Республикасы һәм башка илләр вәкилләренең чыгышлары планлаштырылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре