#KazanForum: Миңнеханов: “Бу форум үзенчәлекле мәйданга әверелде”

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI Халыкара икътисадый форумы һәм Russia Halal Expo халыкара күргәзмәсенең рәсми ачылыш тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумны федераль структуралар һәм дипломатик миссияләрдән алып, мәдәни алмаш һәм бизнес-берләшмәләренә кадәр, барлык тармаклар өчен үзенчәлекле мәйдан дип атады.

Татарстан Рәисе форумны оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен Ил җитәкчлегенә, республикага килгәннәре өчен ИХО илләре делегацияләренә рәхмәт белдерде.

“Эшләү дәверендә форум федераль структуралар һәм дипломатик миссияләрдән алып, мәдәни алмаш һәм бизнес-берләшмәләренә кадәр, барлык тармаклар өчен үзенчәлекле мәйданга әверелде. Җыеның көн тәртибе сәүдә һәм азык-төлек, косметика, IT, финанслар, инвестицияләр, сәламәтлек һәм медицина кебек икътисадның барлык тармакларын да колачлый диярлек”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе әйтүенчә, быелгы җыенның төп темалары ислам финанслары, медицина, спорт, креатив индустрия, экспорт кебек юнәлешләргә бәйле булачак. “Барыгызны да форумда һәм күргәзмәдә актив катнашырга чакырам”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

“Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. Ул Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә һәм 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркемен җитәкли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов KazanForum 2025

Көн хәбәре