Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов KazanForum кысасында традицион рәвештә узучы Russia Halal Expo халыкара күргәзмәсен карадылар.
Күргәзмә “Казан Экспо”ның ике павильонында урнашкан. Залларның берсендә – республика компанияләре, федераль структуралар һәм чит ил делегацтияләре урын алса, икенчесендә – ил төбәкләре тәкъдим ителгән.
Дәрәҗәле кунаклар күргәзмә белән танышуны Татарстан стендыннан башлады. Республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстанның төп икътисадый күрсәткечләре турында сөйләде. Ул, былтыр Казанда узган БРИКС саммитын искә алып, республиканы Россиянең чит илләр белән үзенә күрә бер хезмәттәшлек күпере дип тә атады. Кунаклар “Татнефть” стенды белән дә танышты. “Ислам булган җирдә нефть тә бар”, – дип уенын-чынын бергә кушып әйтте компания җитәкчесе Наил Мәганов.
Күргәзмәдә 12 ил катнаша. Барлыгы 54 стенд тәкъдим ителгән. Чит ил стендларында рәсми сөйләшүләр өчен аерым урыннардан тыш, әлеге илдән алып килгән товарлар да зур урын алган. Мисал өчен, Төрекмәнстан мәйданчыгында келәмнәр, милли киемнәр тәкъдим ителгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез