#KazanForum: "Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2025" XVI Халыкара форумы рәсми рәвештә ачылды

Казанда "Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2025" XVI Халыкара икътисадый форумы һәм Russia Halal Expo халыкара күргәзмәсе рәсми рәвештә ачылды. Тантаналы чарада Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар катнаша.

Форум Россия һәм ислам илләре арасында икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләшү өчен дөньяның төрле илләреннән экспертларны бер мәйданга җыйды.

“Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. Ул Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә һәм 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркемен җитәкли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре