#KazanForum: «Хатын-кыз карашы» трегы ачылды

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2025» ХVI Халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы ачылды. Трек өченче ел рәттән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән уза.

Сессиядә хатын-кызның заманча дөньяны һәм икътисадны тотрыклы үстерүдәге роле, гаиләгә, аталарга, аналарга һәм балаларга ярдәм итү, хатын-кызлар эшмәкәрлеген һәм хәйриячелекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышалар.

Сессиянең модераторы булып RT Arabic телеканалының гарәп редакциясе алып баручысы, хәрби корреспондент Анна Книшенко чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2023 һәм 2024 еллардагы сессияләр нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар эшмәкәрлеге, матурлык һәм сәламәтлек индустриясе, мәгариф, туризм һәм хәйрия өлкәләрендә 30дан артык килешү имзаланган. «Быел безне икътисадны үстерү өчен Халыкара хатын-кызлар кооперациясе, Гаилә институтының роле, киләчәк икътисадын формалаштыру кебек сессияләр көтә. «Хатын-кыз карашы» трегының кульминациясе халыкара премияләр тапшыру тантанасы булачак», – диде ул.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева мөрәҗәгать итте. «Быел күп санда чит ил катнашучылары килде, алар тормыш һәм дөньяны бизәү белән бәйле модалы проектлар белән генә чикләнмәде, тректа шулай ук күп кенә финанс проектлары тәкъдим ителде. Безнең партнерлар икътисадның, банк секторының төрле өлкәләрен тәкъдим итәләр, – диде Алсу Нәбиева. – Әгәр элек без эш һәм гаилә арасында баланс турында сөйләшкән булсак, бүген бездә һөнәрләр балансы турында сөйләшәчәкбез».

Алсу Нәбиева билгеләп үткәнчә, быел хатын-кызлар трегы кысаларында хезмәттәшлек турында 15 килешү имзалау планлаштырыла.
Быел Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары катнашында «Хатын-кыз карашы» трегының алты төп чарасын уздыру ниятлиләр. Төп вакыйгалар арасында – икътисад, матурлык индустриясе, гаилә роле һәм хатын-кызлар инициативаларын үстерү турында стратегик сессияләр, шулай ук Россия, Индонезия, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман, Таҗикстан һәм башка илләр дизайнерлары катнашында modest Fashion Day әдәпле мода фестивале. Halal Business Woman һәм Halal Charity Woman халыкара премияләрен тапшыру тантанасы аеруча игътибарны җәлеп итәчәк, бу – хатын-кызларның социаль һәм бизнес-проектларны гамәлгә ашырудагы казанышларын тану.

Россия, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Һиндстан, Бахрейн, Үзбәкстан, Казахстан һәм башка илләрдән танылган хатын-кыз экспертлар үзләренең дискуссияләрдә катнашуларын раслады.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов KazanForum минниханов

Көн хәбәре