Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум-2025» XVI халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы ачылды. Мәйданчык эшмәкәр хатын-кызларны, экспертларны һәм лидерларны тәҗрибә уртаклашу, хатын-кызлар лидерлыгын үстерү, халыкара эшлекле элемтәләрне ныгыту һәм хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләрен эзләү өчен берләштерде. Трекны, гадәттәгечә, Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештырды.
Хатын-кызлар трегы проект партнерларын тәкъдир итүнең уникаль сессиясе белән башланып китте. Чара аралашу форматында узды. Сессияне медиатренер һәм коуч Гөлнара Тимуршина алып барды.
«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты. Алсу Нәбиева, презентацияне ачып, трек партнерларына ярдәмнәре һәм хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Презентация барышында медиатренерлар, нәшрият, мөселман киемнәре җитештерүче компанияләр җитәкчеләре, бизнесның башка тармаклары вәкилләре чыгыш ясады.
Сессия-презентация нәтиҗәләрен шәрехләп, Алсу Нәбиева «Хатын-кыз карашы» трегының инде өченче тапкыр «Мәрхәмәт – Милосердие» депутат берләшмәсе патронажы астында узуын искәртте. «Елдан-ел безнең партнерлар саны арта, шул исәптән чит илләрдән һәм Россия регионнарыннан, алар үзара файдалы хезмәттәшлек урнаштыру һәм киңәйтү белән кызыксыналар, – дип басым ясады Алсу Нәбиева. – Бүген алар үз бизнесларын үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, уңышка ирешү юллары турында сөйләделәр. Трек партнерларының күбесе матурлык, мода, косметология индустриясен, алдынгы кием брендларын тәкъдим итә».
Өченче хатын-кызлар трегының үзенчәлекләре турында сөйләгәндә, Алсу Нәбиева чит ил катнашучылары һәм икътисад һәм банк секторы белән бәйле проектлар саны артуын билгеләп үтте. XVI Казанфорумның аермаларының берсе дип депутат тректа Казанда эшләүче дипломат хатыннарының, шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Үзбәкстаннан, Мисырдан, Көньяк Африкадан һәм башка илләрдән хатын-кызлар оешмалары лидерларының катнашуын атады.
«Хатын-кыз карашы» трегы икътисадның һәм җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә хатын-кызлар лидерлыгына, эшмәкәрлеккә һәм социаль активлыкка ярдәм итүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Презентация кысаларында хатын-кызларның мөмкинлекләрен киңәйтүгә, аларның карьераларын һәм эшмәкәрлек башлангычларын үстерүгә юнәлдерелгән инициативаларга һәм проектларга актив ярдәм итүче төп партнерлар тәкъдим ителде.
Сессия-презентациядә Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Светлана Захарова, Ольга Воронова, Елена Кузьмичева, "Сөембикә" салоннары челтәренә һәм мөселман киемнәренә нигез салучы һәм дизайнеры Лилия Җиһаншина, "Ona Inaya" брендына нигез салучы Олеся Мостаева катнашты.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез