14-19 майда узган «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икъдисадый форумына иң зур чит ил делегациясе Төркиядән килгән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында форум нәтиҗәләренә багышланган брифингта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.
“Халыкара форумда катнашкан иң зур чит ил делегацияләре Төркиядән (140 кеше), Кыргызстаннан (100 кеше), Малайзиядән (90 кеше), Әфганстаннан (88 кеше), Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән (81 кеше) килде”, – диде ул.
Аерым алганда, Төркия делегациясен әлеге илнең Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе Президенты Билал Эрдоган, Малайзия делегациясен әлеге илнең туризм һәм культура министры урынбасары, Малайзия парламенты әгъзасы Кхайрул Фирдәвес Әкбәр Кхан җитәкләгән.
Талия Миңнуллина әйтүенчә, форумда барлыгы 40 дипломатик миссия тәкъдим ителгән.
“Казахстан, Төрекмәнстан, Пакъстан, Ливия, Катар һәм Оманнан да безгә зур делегацияләр килде”, – диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез