Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләре президенты килде

Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре президенты Мөхәммәд Бин Зәид Әл Нахайян БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, узган елда ЮАРдагы саммитта кабул ителгән карардан соң, быел 1 гыйнвардан БРИКСка кушылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре