Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Малайзия икътисад министры Рафизи Рамли килде. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында аны ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин каршы алды.
Малайзия премьеры Әнвәр Ибраһим Казанда узучы БРИКС саммитына килә алмады, дип хәбәр иткән иде элегрәк РИА Новости премьерның офисына сылтама белән. Малайзия 2024 елның июлендә БРИКСка керергә теләк белдерде.
БРИКС илләре башлыклары саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда оештырылган дәүләтара берләшмә. Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай Халык Республикасы һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, быелның гыйнварыннан анда шулай ук Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез