Казанга Россиянең барлык төбәкләреннән цифрлаштыру өчен җавап бирүче министрлар киләчәк

9-11 сентябрьдә Татарстан башкаласында Kazan Digital Week халыкара форумы узачак. Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сүзләренә караганда, форумга әзерлек инде төгәлләнгән диярлек. “Быелгы форумга узган елгысыннан соң бер ай үткәч әзерләнә башлаган идек инде”, – диде ул ТАСС матбугат үзәгендә журналистлар белән очрашуда.

Ул шулай ук быелгы форумның төп юнәлешләрен дә атады. “Узган елгы форум кысасында Татарстанның дәүләт, муниципаль һәм бюджет тармакларын Россия операцион системасына күчерү турында сөйләштек. Форум кысасында имзаланган килешүләрнең иң әһәмиятлесе дә шул булды. Татарстан бу җәһәттән 50 процент күрсәткечкә иреште. Хәзер без бу өлкәдә тәҗрибә уртаклашырга әзер. Моннан тыш, быелгы кысасында IT-тармакта эшләүче кече һәм урта компанияләргә ярдәм мәсьәләләре каралачак”, – дип сөйләде министр.

Быелгы форумга Россиянең барлык төбәкләреннән цифрлаштыру өчен җавап бирүче министрлар һәм төбәк вәкилләре килүе көтелә. “Алар белән ябык форматтагы фикер алышулар булачак”, – диде Айрат Хәйруллин.

Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев әйтүенчә, быелгы форумның күргәзмә өлеге 4 мең квадрат метр мәйданда урнашкан 140 стендтан гыйбарәт булачак. Форум үзе “Казан Экспо” күргәзмәләр залында узачак. Сүз уңаеннан, узган елгы форумда 48 илдән 25 мең кеше булды. 11 мең кеше Казанга килеп, 14 меңләп кеше форумны онлайн күзәтте. «Казан Экспо» үзәгендә 107 секция эшләде, анда 900ләп спикер чыгыш ясады. Форум кысасында 30дан артык килешү имзаланды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре