Казанга Төркия президенты Эрдоган килде

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңеханов каршы алды.

Төркиянең массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, Эрдоган Казанга Төркия тышкы эшләр министры Хакан Фидан, энергетика министры Алпарслан Байрактар, сәүдә министры Омәр Болат, разведка башлыгы Ибраһим Калын, президентның тышкы сәясәт һәм иминлек мәсьәләләре буенча баш киңәшчесе Акиф Чагатай Кылыч белән килгән.
Кичә Төркия Президенты Әнкараның Казандагы саммитның нәтиҗәле эшләвенә өметләнүен белдергән. Бүген ул 17.00 сәгатьтә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашырга тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре