Казанга төрле илләрдән мәгариф министрлары килде

Татарстан башкаласында “Формируя будущее” II Халыкара форумы башланды. Чарада катнашу өчен Казанга 100ләп чит ил кунагы килде. Алар арасында БРИКС һәм БДБ дәүләтләре, Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләреннән мәгариф министрлары бар.

Форумда катнашучылар Россия мәгариф системасы тәҗрибәсе белән танышачак, мәгариф үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышачак, тәҗрибә уртаклашачак һәм әлеге өлкәдә яңа алымнар тәкъдим итәчәк.

Россиянең мәгариф минитстры Сергей Кравцов форумның пленар утырышында катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзләрен укыды. “Россиядә барлык балаларга да бушлай белем алу мөмкинлеге бирелгән. Без укучыларыбыз һәм студентларыбызның халыкара олимпиадаларда җиңүләре белән горурланабыз. Илебезнең әйдәп баручы университетлары хаклы рәвештә дөнья рейтингларында лаеклы урыннарны били, ә Россия уку йортларында алынган дипломнарның чит ил стулентлары арасында да әһәмияте зур”, – дигән дәүләт башлыгы.

Владимир Путин сүзләренчә, Россиянең мәгариф өлкәсе төрле яклап хезмәттәшлек итү өчен ачык һәм үзенең бай, уникаль тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер. “Шул исәптән, яңа уртак проектларда катнашырга, педагогик, студентлар һәм укучылар алмашуларын үстерергә дә. Әлеге форум тәҗрибә алмашу өчен яхшы мәйданчык булыр дип ышанам”, – дигән Россия Президеты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре