БРИКС саммитында катнашу өчен Татарстан башкаласына WikiLeaks оешмасына нигез салучы Джулиан Асанжның әтисе – сугышка каршы активист Джон Шиптон килгән. Ул “RT”ның Казандагы студиясендә булды, дип хәбәр итә телеканал. Моңа кадәр активист чарада катнашу планнары турында Беренче канал хәбәрчесенә сөйләп үткән.
“Эш шунда: хәзер дөньяның геосәяси үзәге көнчыгышка – халык саны күп булган илләр ягына күчеп килә. Иң мөһиме – әлеге геосәяси һәм демографик үзәкнең урнашу урыны дөньяда халыкның күпчелеге ихтыяҗларына, өметләре һәм омтылышларына әйбәтрәк җавап бирәчәк”, – дип белдергән Шиптон.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез