Чәршәмбе, 14 октябрьдә, 17:00 сәгатьтә «Исәнмесез» фильмын күрсәтәчәкләр. Картина традицион татар гаиләсе турында сөйли: аның әгъзалары бәйрәмнәрдә һәм юбилейларда бергә җыелалар, бер-берсенә җылы сүзләр әйтәләр һәм вәгъдәләр бирәләр, ә аннары һәркем үз тормышына кайта. Ләкин бервакыт бер туганы авырып китә һәм аңа бөтен гаилә ярдәме кирәк була.
Пәнҗешәмбе, 15 октябрьдә, 17:00 сәгатьтә тамашачылар «Минем бабай» гаилә фильмын күрәчәк. Сюжет буенча 12 яшьлек ятим Ваня Урманчы бабай янына ерак Себер авылына килә. Метеоритны күргәч, бабай һәм онык аның төшкән урынына куркыныч экспедициягә китәләр. Бары тик батырлык, кыюлык һәм мәхәббәт кенә тайга әзерләгән барлык сынауларны җиңәргә һәм малайдан чын ир-ат тәрбияләргә ярдәм итә.
Кино күрсәтүләр Каюм Насыйри урамы, 38 адресы буенча узачак, дип хәбәр иттеләр Казанның тарихи бистәләрне үстерү дирекциясендә. Катнашу өчен теркәлү кирәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез