Анда бик күп санда банк карталары тапканнар.
Казанда акча урлаучыларның берсе буларак шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта “KazanFirst” Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сүзләренә таянып яза.
Полиция хезмәткәрләре фикеренчә, 28 яшьлек ир-ат Лариса Долинага карата мошенниклык кылуда катнашкан. Биредә сүз җырчының акчасын урлау турында бара.
Тоткарланган ир-атта бик күп банк карталары тапканнар. Полиция хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, ул мессенджер аша “акча эшләү” тәкъдимен тапкан. Кемнәрдер аңа, берничә банк картасын икәүләшеп рәсмиләштерү өчен, иптәш табарга кирәклеген әйткәннәр. Шуннан соң, карталарга акча күчкәч, аны кураторларга күчерергә, үзләренә процент калдырырга тәкъдим иткәннәр.
Казан егетен Мәскәүнең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тоткарлаган. Иптәшен – Йошкар-Олада яшәүче 43 яшьлек ир-атны моңа кадәр тоткарлаган булганнар. Икесе дә аеруча зур күләмдә мошенниклыкта шикләнелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез