Очышларны Bombardier CRJ-200 самолетларында башкарачаклар. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы хәбәр итә. 15 октябрьдән 27 октябрьгә кадәр самолетлар маршрут буенча атнага ике тапкыр – пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә очачак.
28 октябрьдән расписание үзгәрәчәк: рейслар чәршәмбе һәм шимбәгә планлаштырылган.
«Татарстан һәм Чечен Республикасы башкалалары арасында туры авиаэлемтәне яңарту юлда вакытны сизелерлек кыскартырга мөмкинлек бирәчәк, эшлекле һәм шәхси сәфәрләр өчен яңа мөмкинлекләр ачачак, шулай ук төбәкара элемтәләрне ныгыту һәм үзара туристлар агымын активлаштыру өчен мөһим фактор булачак», – дипдиделәр министрлыкта.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез