Республикабыз мәктәпләрендә галәм серләре белән кызыксынучы балаларның саны артканнан-арта бара.
Алар Хәлил Гайнетдинов җитәкләгән «Җиһангирлар» төркеменә берләшәләр. Бу юлы башкалабызның 10 нчы гимназиясендә чираттагы очрашу булды. Ул фән һәм илебез куркынычсызлыгы мәнфәгатьләрендә кешелекнең космостагы эшчәнлегенә бәйле иде. Бу юнәлештә Казан мәгариф идарәсе аеруча актив эш алып бара.
10 нчы гимназия очрашуга җентекләп әзерләнгән: зал «экипажлар»да эшләү өчен корылган, фотосессия өчен банер куелган, музей үз экспонатларын тәкъдим иткән, чара барышында командаларның һәрберсе эмблема әзерләделәр.
Укучылар төрле сорауларга җавап эзләгәндә бик актив катнаштылар: Кояш системасын, галәмне ничек өйрәнүләре, Җирне ерактан махсус аппарат белән тикшерүләре, космос өлкәсендәге эшчәнлек ярдәмендә туган илне саклау турында сөйләштеләр.
171 нче мәктәп укучысы Таһир Мохтаров электрон телескоп ярдәмендә Юпитер, Марс һәм Венераны өйрәнү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ерак галактиканың фотосурәтләрен күрсәтте.
«Җиһангирлар әйләнәсе» дип аталган бу очрашуларның (аларның барысы да 90 минут дәвам итә. Бу – космик корабльнең Җир тирәли тулы әйләнеш ясау вакыты) ахырында укучылар гадәттә космос, авиация өлкәсендә хезмәт куйган шәхесләр белән танышалар. Бу юлы галим-астроном Ким Сәлим улы Шакировны – 90 яшьлек юбилее, авиация ветераны Радик Нур улы Туйкинны Казан мәгариф идарәсе тапшырган Рәхмәт хаты уңаеннан котладылар.
Очрашу балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы һәм файдалы булды.
Киләсе очрашу башкалабызның 2 нче гимназиясендә булыр дип көтелә.
Аның темасы – «Гүзәл затлар өчен галәм ят түгел». Язгы көн белән төн тигезләшү». Гүзәл затлар дигәндә, монда сүз космоска очкан хатын-кызлар турында гына түгел, бәлки космонавтларның хатыннары, туганнары, шушы өлкәдә хезмәт итүчеләр турында да бара.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез