Казанның Абдулла Алиш исемендәге гимназиясендә Сабантуй узды

Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче татар гимназиясендә Сабантуй бәйрәме узды. Иң элек укучылар бүләк җыйды. Балалар рәхәтләнеп уеннарда катнашты. 

- Укучыларыбыз гореф-гадәтләребезне белеп үссеннәр.Мондый бәйрәмнәр тагын берләштерә,дуслаштыра,- ди гимназия директоры Рәхимә Арсланова.

Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Иң өлгерләр бүләкләр дә отты.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре