Белгечләр Казан үзәгендә урнашкан йортның янгыннан соң нинди хәлдә булуын бәяләячәк. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан башкаласы мэриясе мәгълүматларына таянып яза.
Янгын чыккан йортта кичә төнлә һәм бүген иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшләгән. Инде хәзер янгын сәбәбен билгеләргә һәм йортның алга таба яшәү өчен яраклы булу-булмавын ачыкларга туры киләчәк.
Йорттан эвакуацияләнүчеләрнең күбесе туганнары һәм якыннарында төн кунган. 12се “Кварт” кунакханәсендә калуны хуп күргән.
 Бүген белгечләр, китерелгән зыянны билгеләп, йорт буенча башлангыч нәтиҗәләр чыгарачак. Шулай ук түбәсен һәм подъездларын төзекләндерү срогын билгеләргә тырышачак.
“Татар-информ”га Россия МЧС Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән әйтүләренчә, янгын сәбәпләрен ачыклауга Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре һәм хезмәтнең сынау лабораториясе белгечләре җәлеп ителгән.
Йорт, яшәү өчен куркыныч түгел, дип танылуга, су һәм ут биреләчәк, кешеләр фатирларына әйләнеп кайтачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез