17сеннән 28 гыйнварга кадәр Казанның Киров һәм Мәскәү районнары территориясеннән барлыгы 67,1 мең тонна кар чыгарылган. Ике район хакимияте башлыгы Сергей Миронов “Эшлекле дүшәмбе”дә шул хакта белдергән.
“300 Олимпия бассейны кар дигән сүз бу”, – дип билгеләп үткән ул.
Аның әйтүенчә, кыш башланганнан бирле районнар территорияләреннән 151 мең тонна кар чыгарганнар инде. Сүз уңаеннан, 2023 елда бөтен кыш буе 200 мең тонна гына түккәннәр.
Һәр көн саен юлларда 200дән артыграк эшче һәм 230 берәмлек техника эшли. Шуның 131 берәмлеген өстәмә китергәннәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез