Кичә кичен Казанның “Корстон” үзәге янында “Лада” белән “Porsche” бәрелешкән. Бу хакта “KazanFirst” социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә таянып яза.
Аварияне үз күзләре белән күрүчеләр әйтүенчә, мотоциклчы “Porsche” белән юлда ярыш оештырган. Шулчак иномарка юл кырыена “очып”, “Лада”га килеп бәрелгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, “Porsche” йөртүчесенә зыян килгән, ә “Лада” шоферы шундук һәлак булган.
Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Сейчас на месте аварии работают пожарные машины, Госавтоинспекция и скорая помощь. Обстоятельства случившегося устанавливаются.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез