Газетага язылу

Казансу буйлап ярлар арасында елга трамвайлары йөри башлаячак

Казанда Казансу елгасының уң һәм сул ярларын тоташтырачак елга трамвайлары эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Проект "Казан - су өстендәге шәһәр" концепциясенә керәчәк, аны гамәлгә ашыруны кичә шәһәр мэры Илсур Метшин тикшерде.

Эш сәфәре барышында ул «Казан» гаилә үзәге янындагы яңа причал инфраструктурасын, Кремль яр буенда понтоннар урнаштыруны, шулай ук Локомотив ярымутравы территориясен яңарту барышын карады.

Проект инвесторы Алексей Карчевский сүзләренчә, елга трамвайларын елга ярлары арасында даими элемтә системасына кертү планлаштырыла.

Проект су буенча пассажирлар йөртүне һәм экскурсия маршрутын үстерүгә юнәлтелгән. Инвестор Алексей Карчевский билгеләп үткәнчә, мондый транспорт белән кызыксыну эшнең беренче көннәрендә үк югары булган: причалларга килүчеләрнең 30%ка якыны Кремль яр буена кадәр маршрутлар белән кызыксына.
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре