Казахстан президенты Касыйм-Җомарт Токаев Казанга килде

Казахстан президенты Касыйм-Җомарт Токаев БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә. Токаев 24 октябрьдә “БРИКС плюс” / “аутрич” форматында оешма утырышында чыгыш ясаячак. Чарага Россия Президенты Владимир Путин чакырган.

Моңа кадәр дәүләт башлыгы матбугат секретаре Берик Уали хәбәр иткәнчә, Казахстан әлегә БРИКС илләре берләшмәсенә керергә гариза тапшырмаячак. Моны ул әлеге мәсьәләне карауның күпбаскычлы процедурага бәйле булуы һәм оешманың киләчәгенә ныклы ышанычның булмавы белән аңлаткан. Уали басым ясап әйткәнчә, Казахстан БРИКС дәүләтләре белән тыгыз мөнәсәбәттә булуын дәвам итә, әмма әлегә рәсми заявка тапшыруны планлаштырмый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре