Кечкенә балалары булган аналарның читтән торып эшләргә күчә алуын аңлаттылар

Эш бирүчеләр үзара килешеп кечкенә балалы хатын-кызларны читтән торып эшләүгә күчерә ала. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Кобяков искәртте, дип яза РИА Новости.

«Бүген андый мөмкинлек бар инде. Мөмкин булса, үзара килешү булганда, гамәлдәге хезмәт законнары кысаларында мондый килешүгә ирешергә мөмкин», - дип билгеләп үтте профильле министрлык җитәкчесе.

Элегрәк билгеле булганча, Дәүләт Думасына эш бирүчеләрне йөкле хатын-кызларны һәм 3 яшькә кадәрге балалы хатын-кызларны язма гариза нигезендә читтән торып эшләү режимына күчерергә мәҗбүр итә торган закон проектын кертергә җыеналар (эш спецификасы хезмәткәргә дистанцион эшләргә мөмкинлек биргән очракта).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре