Башкала парклары, сәүдә үзәкләрендә мәче, эт битлекләре киеп, дүрт аяклап сикереп йөрүче үсмерләр күзгә чалына башлады. Имеш, алар тешлиләр дә икән. Халык телендә аларны фуррилар дип йөртәләр. Әти-әниләр арасында, балалар үзләренә мавыгу тапты, дип сөенүчеләр дә бар. Шул ук вакытта моны юләрлек дип санаучылар да юк түгел. Ни өчен яшьләр хайваннарга охшарга тырыша? Шаяруның чиге кайда? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.
Кем ул фурри?
Фуррилар кемнәр соң алар? Әлеге сорауны без социаль челтәрләрдә Казандагы фуррилар җәмгыяте администраторы Елизавета Нефедьевага бирдек. Аның әйтүенчә, әлеге субкультурага – 30 ел. Элек Көнбатышта танылган булса, соңгы вакытта бездә дә популярлаша бара.
– Кешеләр хайван персонажлары уйлап таба һәм аңа кешелек сыйфатларын кертә. Дөрес аңлагыз, җанварларга охшарга тырышмый, – ди Елизавета. – Әгәр сезгә совет заманындагы Винни-Пух, черепашка-ниндзя, «Кунг-фу панда» яки башка мультфильмнардагы геройлар ошаса, үзегезне фурри культурасына кертә аласыз. Фурриларның күбесе – иҗат кешеләре. Кемдер рәсем ясый, кемдер җыр, китап яза, кул эшләре белән шөгыльләнә, костюмнар тегә. Аларны балалар дип әйтеп булмый. Арада 20–35 яшьлекләр дә бар. Күптән түгел безгә үсмерләр дә кушыла башлады. Елга буйларында, паркларда йөрибез. Үтеп-сүтеп йөрүчеләр белән фотога төшәбез, өстәл уеннары уйныйбыз. Беребез дә табактан ашамый, үзен хайванга санамый. Халык безне уңай кабул итә. Өлкәннәр дә елмая хәтта.
Сүгенмәскә, эчмәскә, үзеңне тәртипле тотарга. Кагыйдәләр әнә шундыйрак. Бары бер кимчелек – кайчак 12 яшьлек малайлар кычкырып җибәрә икән. Моңа игътибар итмәскә тырышалар.
Елизавета Нефедьева әйтүенчә, кешеләр терминнарны бутап, гаепне фурриларга аударып калдырырга тырыша. Төшенчәләрне дә аңлатып үтте ул. Әйтик, балаларның гәүдә хәрәкәте, сикерүләре белән хайваннарны кабатлавы (тәртибе, тешләүләре белән түгел) квадробика дип атала. Бу – спорт, субкультура түгел. Аларны квадроберлар дип атыйлар. Әгәр кеше рухи яктан үзен ниндидер хайван итеп тойса, шуңа охшарга тырышса, ул – терриан. Нәкъ менә алар яртылаш битлектән йөри. Балаларга кызык, үзләренчә шуларны кабатларга тырышалар.
– Психологлар балаларның шулай йөрүенә каршы. Әмма без начар әйбер күрмибез. Хайваннарга охшарга тырышкан балаларга – 8–12 яшь. Үзегезнең бала чагыгызны искә төшерегез. Без хәтта гепард, бүре, динозавр булып уйнадык. Әлеге яшь өчен нормаль уеннар бу, – ди Елизавета.
Туктатырга!
Татарстанда бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец хайваннарга охшарга тырышу субкультурасына, ягъни фурриларга сагаеп карый. Моны ул тәнкыйтьләп тә чыкты.
– Хайваннарга охшарга тырышу – яңа хәрәкәт. Без балалар һәм олыларның шулай киенүен, хайваннарның гамәлләрен Көнбатыш илләрендәге кадрлардан күрдек. Дуңгыз булып тагарактан ашаучылар бар. Әлеге субкультураны хуплаучы яшьләр төрле җанвар булып киенеп кенә калмыйча, тешләп тә алырга мөмкин. Кешелекне юкка чыгарып, хайваннарга әйләндерүгә юнәлтелгән бу. Хәзер бу күренеш Россиягә килеп керде. Билгеле, моңа берничек тә уңай бәя биреп булмый. Кайбер әти-әниләр балалар уен уйный дип сөенә. Кайберәүләр өчен бу хәрәкәт, физик күнегүдер дә, бәлкем. Ә чынбарлыкта, акыл ягыннан уйлап карасак, балаларны акылдан яздырганнарын күреп торабыз, – ди Ирина Волынец.
Омбудсмен фурри хәрәкәтенә җәлеп итүчеләрне штрафка тартырга тәкъдим итә. Ә балаларны тискәре күренешләрдән саклау өчен төрле түгәрәкләргә, волонтерлык эшенә тартырга кирәк, ди. Ул «Росдетство» илкүләм тикшеренүләр институтына әлеге хәрәкәтне тикшерүне сорап мөрәҗәгать итүен әйтте.
Санкт-Петербургта яшәүче галим Максим Кузнецовның аларны бары телевизордан гына күргәне бар. «Бу хәрәкәтне тыярга кирәкми. Бу – бары гадәти булмаган мавыгу. Ләкин уеннан чыга белү мөһим. Чыга алмау әйбәт түгел. Андый кешеләргә ярдәм итәргә, алар белән ешрак аралашырга кирәк. Бәлкем, туганнары белән сөйләшү җитмидер», – ди яшь галим.
Әниләр нәрсә ди?
Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә яшәүче дүрт кыз әнисе Диләрә Гыйззәтова балаларының бер дә болай сикереп йөрүен теләми. Аны бу уенның агрессив формада булуы куркыта.
– Балаларның фурриларны «Тик-Ток»та күргәннәре бар. Безнең бистәгә килеп җитмәде әле ул. Кызымның иң зурысына – 13 яшь. Анысы төрле җанвар костюмы кигән яшьләрнең арт шәрифләрен күрсәтеп йөрүен бер дә хупламый. Койрык булгач, киемнәре ачылып китә бит. Алар төрле җирдән сикереп, тешләп тә алырга мөмкин. Бу ягы куркыныч, ди. 10 яшьлек кызым исә моны спортның бер төре дип саный. Моның өчен дөрес итеп сикерә белергә кирәк, ди. Калганнары кечерәк әле, – ди Диләрә.
Тележурналист, ике кыз әнисе Фәйрүзә Мәҗитова да бу күренешне хупламый. «Балаларның хайванга әверелеп, ярсуын чыгару алымыдыр, бәлкем. Шул ук вакытта битлек киеп, җаваплылыктан качу омтылышы да булырга мөмкин», – ди ул.
Фикер
Карина Мотыйгуллина, 2023 елда «Умнее всех» тапшыруында катнашкан 8 нче сыйныф укучысы (хәзерге вакытта «Интернет Дәрес» онлайн мәктәптә үзлегеннән белем ала):
– Белүемчә, фуррилар хәрәкәте хайваннарга гына түгел, поп-культура, анимация, комиксларга да бәйле. Бу хәрәкәтне яратучылар аниме/анимешниклар белән охшаш. Минемчә, фурри – чираттагы тренд. Шуңа күрә яшьләр аңа шулай игътибар бирә. Моны нормаль күренеш дип әйтә алмыйм. Ул тиз арада популярлыгын югалтачак. 2007–2010 елларда танылган «гот»лар хәрәкәтен искә төшерегез яки булмаса «эмо»ны. «Слово пацана» сериалы да – моңа бер мисал. Ул чыккан вакытта үсмерләр арасында бик популяр иде. Әти-әниләр, хөкүмәт тә борчылды хәтта. «Урам малайлары» булып үзләрен күрсәтү очраклары да булгалады. Тик сериал беткәч, бар да тынды. Мин үземне нинди дә булса субкультурага кертү яклы түгелмен. Үзем болай йөри алмыйм һәм йөрергә дә теләмәс идем. Иң мөһиме – максатыма ирешү, төрле яктан камилләшү, вак әйберләргә дә сөенү, кешеләр белән аралашу, үземне ишетү һәм аңлау. Менә шулар – тормышымның мәгънәсе.
Нурия Шәрипҗанова – укытучы. 55 ел эш стажы бар.
– Интернетта, телефонда көне-төне утыру нәтиҗәсе бу. Ул балалар ни өчен шулай киенүен, нәрсәгә тешләвен, нәтиҗәсе нинди булуын үзләре дә аңламый. Анализ ясамыйлар. Бу – бик куркыныч күренеш. Баланың психологиясенә зыян килә. Киләчәктә психологик яктан тайпылышлары булган балалар артачак. Игелек, хөрмәт, ярдәм итү юкка чыга, кыйммәтләр югала.
Чулпан Галиәхмәтова, «Сөембикә» журналы мөхәррире:
– Быел сеңлемнең кызы Кыш бабайдан песи костюмы сорады. (Безнең гаилә традициясе – Яңа елда балалар нәрсә генә сораса да, Кыш бабай «алып килә»). Гаджетлар заманында 9 яшьлек баланың мондый бүләк соравы гайре сәер тоелды. Балалар бакчасына йөрми бит инде ул. Хәер, анда йөрүчеләрнең бик сирәгенә генә кирәктер әле хайваннар костюмы. Баксаң, әлеге костюмны киеп, «Тик-Ток» өчен видеолар төшерә икән. Ул бүләкне алгач куануын күрсәгез. Тизрәк киеп куеп, үзен нәкъ песи кебек тотып, безгә сырпаланып йөрде. Колакларын мәктәпкә тагып йөрде. Кызыксына торгач, безнең җәмгыятьтә фурри субкультурасы барлыкка килгәнен белдек. «Тик-Ток» ише бала-чагалар утыра торган социаль челтәрләрдә бик популяр икән. Ә интернетта нәрсә трендта – шул безнең көнкүрештә. Баштагы чәчне йолкырлык бер куркыныч та күрмим шәхсән мин фурри агымыннан. Хәтта уңай яклары да бар: бала, үсмер телефонын куеп торып, үзен яңа яктан ача, артистлык сәләте, фантазиясе арта. Начармы әллә бу? Мин, гомумән, үсмер чакта үз сүзләрен, фикерләрен белдереп, үзләренең эчке халәтләрен белдереп калсыннар дип саныйм. Өлкәнәйгәч кысага керми калмыйсың. Үсмерлек шул «котырып калу» вакытыдыр инде ул. Бунтарьлык чоры. Тәмәкесен тартмый, аракысын эчми, наркотик ише әйберләр кулланмый икән, рәхәтләнсен үзен төрлечә гәүдәләндереп. Чәчен төрле төскә буйыймы, эт костюмы кияме, песи булып кыланамы – аның эше. Дөрес, һәр нәрсәнең чиге бар. Безнең апа-абыйлар да чәчләрен үстереп, «перемен хочет наши сердца» дип җырлап йөргән. Рокер, панк булган. Хәзер бу мөмкин түгел. Законнар катгыйланды. Шуңа хайван булып киенеп йөрү күпкә хәерлерәк булыр. Ә кешегә ташлануларына никтер ышанып бетмим. Монысы яңа агымнан фаҗига ясарга тырышучылар эше түгел микән?! Әмма шунысын онытмаска кирәк: тәти булып кына өйдә утырган, каршы сүз әйтмәгән үсмер – шөбһәләнү өчен бер кыңгырау чыңы.
Белгеч сүзе
Надежда Ванюхина, психолог, «Белем» Россия җәмгыяте лекторы:
– Ниндидер хәрәкәтнең куркыныч яки куркыныч түгеллеген аңлау өчен, баланың ул шөгыль белән мавыгу дәрәҗәсен карарга кирәк. Әгәр аңа бик нык бирелеп, ул безнең укуны, эшне, туганлык һәм дуслыкны алыштыра башлый, элеккеге кыйммәтләрне юкка чыгара икән, бу очракта борчылырга кирәк. Тагын бер нәрсәгә игътибар итик. Без ни сәбәпле андый төркемнәргә кушылабыз? Гомумән, кешеләргә ниндидер бергәлекләргә керү хас анысы. Алар нәрсәнеңдер бер өлеше булырга тели. Әйтик, иҗат белән шөгыльләнәсе, үз сәләтен ачасы, аралашасы, башкаларга булышасы килә, ди. Бу начар түгел. Чынбарлыктан яки проблемалардан качар өчен керәбез икән, монысы бигүк әйбәт түгел. Баланы башка бер нәрсә дә кызыксындырмаса, борчылырга урын бар. Әгәр ул үзен сынап карый, темада, модада булырга тели икән, бу – нормаль хәл.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез