Соңгы вакытта авыл хуҗалыгында «органика» сүзе бик еш телгә алына. Зыянлы матдә кулланмыйча гына иген игү, мал үстерүнең файдасы нидә дә, авырлыгы нәрсәдә? Хуҗалыклар моңа күчәргә әзерме? Нитратларсыз гына иген игүче, җиләк үстерүче хуҗалык җитәкчеләре нәтиҗәдән канәгатьме? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.
Химияле тормыш
Соңгы елларда Татарстанда органик җитештерү юнәлешенә игътибар артканлыгы сизелә. Моның өчен хәтта республикада сертификат бирә торган оешма – «Тест-Татарстан» РСМЦ» җәмгыяте булдырылды. Быел, беренче тапкыр, органик продукция җитештерүчеләргә 10 млн сум күләмендә субсидия каралды, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы берничә төрле ярдәм чарасы турында да хисап тотты.
– Бу юнәлештә безгә кырларның уңдырышлылыгы түгел, ә продукциянең үзкыйммәте мөһим. Бүген тармакның нәтиҗәлелеген арттыру буенча системалы эш алып барыла, – дигән фикерен министр Марат Җәббаров чараларда да еш әйтә.
Нәрсә соң ул органика? «Татарстанның стандартизация, метрология һәм сертификация үзәге» директоры, Сыйфат проблемалары академиясенең Татарстан бүлеге академигы Валерий Гогин аңлатуынча, органика дигәндә без ашлык, яшелчә, җиләк-җимешләрне минераль ашламалар, агу-химикатларсыз үстерүне күз алдында тотабыз.
– Халык хәзер сәламәтлеккә файдалы ризык турында уйлый башлады, – ди ул. – Чөнки кеше сәламәтлегенең 15 проценты – геннарга, 15е – медицина хезмәтенә, 70е яшәү һәм туклану шартларына бәйле. Әйе, авыл хуҗалыгындагы соңгы тенденцияләр, минераль ашламалар куллану уңдырышлылыкны арттырды, терлекләр һәм кошлар эреләнде. Тик без нәрсә ашыйбыз соң? Уйлап карагыз, бүген бройлерлар 37–39 тәүлек яши. Хәтта кошларны 22 тәүлек эчендә өлгертеп була торган технологияләр бар. Чөнки аларны озаклап ашату икътисади яктан файдалы түгел. Бу вакыт эчендә аның организмында нинди үзгәрешләр барганлыгын күз алдына китерәсезме? Галимнәр, хайван үләксәләре таркалмый, дигән карарга килгән. Без хәзер кырларда тургай сайравын ишетмибез, чөнки алар агу-химикатлардан үлеп бетте инде. Елга-күлләрдә балык кимеде. Хәзер бит диабет, йөрәк авырулары, онкология белән олылар гына түгел, яшьләр дә авырый. Без нәрсә телибез һәм кая барабыз? Боларның барысына да ашаган ризыкларыбыз сәбәпче. Органика менә шуларны төзәтер өчен кирәк тә инде. Шул ук игеннәрне корткычлардан, табигать балансын бозмыйча, табигый юл белән дә саклап була бит. Мондый үсемлекләр үз-үзләрен сакларга өйрәнә, төрле катаклизмнарга да бирешми торган була.
Шул ук вакытта республиканың барлык хуҗалыклары да органик продукция җитештерә башлар, дип өметләнү дә дөрес түгел, әлбәттә. Әлеге фикеремә каршы Валерий Гогин:
– Әйе, бүген бу турыда сөйләп булмый, ләкин алга таба барыбер шуңа киләчәкләр. Иң мөһиме: инициатива «астан» килә. «Өстән» дә булачак. 12 июньнән республика законы үз көченә керәчәк. Ул хөкүмәткә органик юнәлешендә дәүләт программасын эшләү, ярдәм турында уйлау бурычын куячак. Шуңа күрә бу юнәлешкә игътибар тагын да зуррак булыр дип уйлыйбыз, – диде галим.
Ихтыяҗ арта
Валерий Гогин телгә алга закон турында аңлатып узыйк. Татарстанның «Органик җитештерү турында»гы үз законын булдыру хакында беренче тапкыр 1,5 ел элек, федераль закон кабул ителгәннән соң, сөйли башлаганнар иде. Аграрийлар фикеренчә, беренчедән, органик авыл хуҗалыгы продуктлары Татарстан халкының сәламәтлеген яхшыртырга ярдәм итәчәк. Икенчедән, дөнья базарында файдалы, экологик яктан чиста ризыкларга ихтыяҗ арту күзәтелә. Органик продуктлар базары ел саен 12–15 процентка арта. Узган ел аның күләме 212 млрд долларны тәшкил иткән. Шул ук вакытта «органика» базарында Россия агросәнәгатенең өлеше бик аз – 0,18 проценттан артмый. Ә белгечләр фикеренчә, безнең илнең бу базарның чиреген үзенеке итә алырлырлык мөмкинлеге бар.
Бүген Татарстанда унлап хуҗалык органик җитештерүгә күчү карарына килгән. Тик, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков фикеренчә, Татарстанда 1200 фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәр файдалы продукция җитештерә алыр иде. Бу мәсьәләдә республиканың потенциалы игенчелектә дә, терлекчелектә дә өметле. Саннар белән аңлатып биргәндә, ашлык культуралары – 300 мең, карабодай 8 мең тонна. Терлекчелек тармагына килгәндә, республикада җитештерелгән 350 мең тонна сөт һәм 100 мең тонна зур мал һәм кош ите органик продукция таләпләренә туры килә. Әмма монда бер «ләкин» бар. Наил Залаков аңлатуынча, халыкара һәм илкүләм стандартларга туры килгән һәм сертификаты булган продукция генә органик дип атала ала. Сертификаты булмаган продукция «органик» статуска ия була алмый.
Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның атказанган икътисадчысы Марат Галиев әйтүенчә, органик продукция җитештерүнең уңай яклары булган кебек, авырлыклары да бар. Ул ашламаларсыз һәм химикатларсыз үстерелгән игеннәрнең уңышы аз һәм аларның кыйммәт булуына басым ясый.
– Сыйфатлы ризык турында, ниһаять, уйлый башлавыбыз дөрес. Тик шул ук вакытта каршылыклы процессларны да аңларга кирәк. Органик продуктлар кыйммәтрәк, уңыш та аз җыеп алына. Алар күп була да алмый! Хәтта «органика» кибетләре булган илләрдә дә (сүз уңаеннан, аларга бары тик урта хәлле һәм бай кешеләр генә йөри) ризыкларның килеп чыгышы шик астына куела. Органик җитештерүне күзәтеп тору шулай ук кыйммәт. Агросәнәгать комплексында органик продукция барыбер зур көчкә ия була алмый, – ди ул.
Аның фикеренчә, 1960 еллардагы «яшел революция»нең асылы химия һәм ашламалар ярдәмендә азык кытлыгын киметү булган.
– Һәм без ул чакта ачлык проблемасын җиңеп чыктык. Әйе, химикатлар куллану азык-төлек сыйфатын начарайтты, тик ачлык проблемасын җиңеп чыгуда аның да роле бар, – ди Марат Галиев.
Авырлыклар, мәшәкатьләр турында Валерий Гогин да әйтте. Аның сүзләренчә, органик продукция җитештерү, беренчедән, күбрәк тырышлык сорый. Икенчедән, бу юнәлеш популяр булган илләрдә ризык бәясе – 15–20 процентка, Россиядә ике тапкыр кыйммәтрәк. Өченчедән, уңдырышлылык аз. Ләкин шул ук вакытта ул озак еллар уңышлы эшләп килүче фермер хуҗалыкларын да мисалга китерде.
Корсакка да, кесәгә дә файдалы
Органик продукция җитештерү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар исемлегендә Арча районында «Кырлай» һәм «Казанка» агрофирмалары, Балтач районында Маслаков фермер хуҗалыгы һәм Тимирязев исемендәге хуҗалык, Мамадыш районында «Андрюшкино» агросәнәгать комплексы» җәмгыяте, Яңа Чишмә районында «Агро-Основа» җәмгыяте бар.
Ел башында «Андрюшкино» агросәнәгать комплексы» җәмгыяте республикада беренчеләрдән булып сертификат алды. Мамадыш районының Каенлы Алан авылында яшәүче Оксана Писцова 2015 елдан бирле органик ысул белән җир җиләге, кура җиләге, карлыган үстерә. Һәм моның бары тик уңай якларын гына күрә.
– Барысын да органик технологияләр буенча үстерәбез. Мин бу эшнең бер генә кимчелеген дә күрмим, – ди ул. – Нитратларсыз, пестицидларсыз үскән продукцияне чират торып алып бетерәләр. Җиткереп булмый. Дөрес, чыгымы күбрәк, дип исәпләүчеләр дә бар. Тик без икътисади яктан файдасын гына күрәбез. Беренчедән, сорау бик зур, чөнки чиста, «сәламәт» җиләк балаларга бөтенләй аллергия бирми. Икенчедән, химикатлар сатып алыр өчен акча чыкмый.
Бәяләргә килгәндә, Писцовлар хуҗалыгында өлгергән җиләк бәясе нитратлар кушып үстерелгәннән аерылмый. Сорау зур булса да, бер килограммын 350 сумнан саталар.
– Без органик сертификатны үзебезгә ниндидер файда булсынга алмадык, – ди Оксана. – Монда акча мәсьәләсе алга чыкмый. Без ничек дөрес булырга тиеш, шуны гына эшлибез. Кырга чыгып, шуннан җиләк өзеп ашау беләсезме ничек рәхәт?! Балаларыбыз да, кунакларыбыз да шулай гына ашый. Әйе, бәлки, нитратлар кушсак, уңыш та күбрәк булыр иде. Тик без моңа да бик канәгать. Халыктан килгән хисапсыз күп рәхмәт сүзләрен бернинди дә акчага сатып алып булмый.
Фермер фикеренчә, әлеге юнәлешнең киләчәге бик өметле.
– Кеше нәрсә ашаганын белергә тиеш. Хәзер кибетләргә кергәч, гафу итегез, үзеңне «ризык чүплеге» кебек хис итәсең. Ни генә кушмыйлар азыкка. Диабет, онкология авырулары артуның, холестерин күтәрелүнең сәбәбе каян килә дип уйлыйсыз? Халык хәзер моны аңлый башлады. Һәм тора-бара сәламәтлеккә файдалы ризыкка сорау тагын да артачак, – ди ул.
Уңышлы эшләп килүче хуҗалыклар арасында Арча районының «Казанка» агрофирмасы да бар. Алар 2011 елдан бирле 3100 гектар мәйданда химикатларсыз иген үстерә.
– Без ниндидер яңалык ачмадык. Барысы да бик гади: элеккеге методиканы кулланабыз. Басуларыбыз чиста. Башка хуҗалык җитәкчеләре дә эшебезгә карап: «Болай да эшләп була икән», – дип китә. Мин бу эшне идеология өчен эшләмим. Үз фикеремне кемгәдер көчләп тагасым да килми. Шунысы хак: органик продукция җитештерү минем өчен икътисади яктан файдалы. Аяк терәп әйтә алам: районда иң югары хезмәт хакын минем эшчеләр ала. Инвестиция яхшы керә. Икенчедән, минем өчен әхлак ягы мөһим. Якын-тирәдәге басуларны агулаган көннәрдә кичен авылда сулап булмый. Бу файдага түгел бит. Умартачылар, рөхсәт алып, умарталарын минем басу янына китереп куя. Бүген шундый 26 умарталык бар. Алар да тыныч, игеннәрнең табигый юл белән серкәләнүе миңа да яхшы, – диде агрофирма җитәкчесе Айдар Сабиров.
Райондагы башка хуҗалыклар белән чагыштырганда, биредә уңыш начар түгел. Урып-җыю нәтиҗәләре буенча, агрофирма беренче өчлектә, бишлектә тора. Район буенча иң яхшы көзге арыш та шушы басуларда үсә. Узган ел гектарыннан 53 центнер уңыш җыеп алганнар. Кеше генә түгел, терлекләр дә чиста азык белән туклана, файдалы ризык җитештерелә. Хуҗалыкта үскән солыны башка төбәкләрдән балалар ризыклары ясар өчен алып китәләр.
Мондый хуҗалыкларга ярдәм җитәрлекме соң? Татарстанда органик игенчелек дип сөйләсәләр дә, Айдар Сабиров әйтүенчә, игътибар һәм ярдәм белән мактанырлык түгел икән.
– Басуларында эретмә корылмасы булган хуҗалыкларга субсидияне – 3,1, булмаганнарга 1 коэффициенты белән түләделәр. Ягъни агуларсыз эшләгән хуҗалыклар азрак ярдәм алды. Шуннан үзегез чамалагыз инде... Югыйсә безгә киресенчә булырга тиеш бит. Эшчеләр, авыл халкы, әйләнә-тирә мохит агуланмый, экологик яктан чиста продукция җитештерелә. Безнең кебек эшләүчеләргә ким дигәндә 5 коэффициенты булырга тиеш. Аннан соң, чүпсез үстерим дисәң, пар җирләреннән башка булмый. Ел саен пар җире калдырып, көзгә арышларны шунда чәчәбез. Элек гел шулай эшлиләр иде. Монда да гаделсезлек. Барлык мәйданнарга субсидия бирелә, ә мондый җирләргә – юк. Ә пар җирен тоту бик зур чыгым сорый. Экологик яктан чиста продукция булса да, бәяләр югары түгел, – диде хуҗалык җитәкчесе.
Зөһрә Садыйкова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез