Газетага язылу

Кешечә

Бер дустыма шифаханәгә юллама биргәннәр иде. Китәр алдыннан аның белән сөйләшеп утырдык. Сәламәтлеген ныгытырга ел саен бара ул. Һәм һәр елны: «Бераз кеше кыяфәтенә кереп кайтып булмасмы әле», – ди.

 

– «Кеше кыяфәте» ниндирәк була соң ул? – мәйтәм. Миңа аптырабрак карап куйды. Янәсе, минем мондый сүзне ишеткәнем юк микәнни? «Кеше кыяфәте» турында сорап куюым юкка гына түгел. Безнең татарда теләсә нәрсә, хәтта көннәр, кичләр дә, җансыз әйберләр дә кеше кыяфәтенә керә ала. Мәсәлән, тоташ яңгырлардан соң кояш чыгуны һәм көннәр матурлануны да без «кеше кыяфәтенә керде» дип әйтә алабыз. Кечкенә чакта әти чәч машинкасы белән йолкыта-йолкыта чәчне алгач та, әни: «Менә бит минем улыма кеше кыяфәтләре керде», – дип әйтеп куяр иде. Университетта укыганда ял көннәренә авылга кайткач та: «Чын кеше шикелле нишләп йөри икән бу?» – дип, баштан сыйпар иде җанашым.

 

Шифаханәгә җыенучы дус белән беребездән-беребез уздырып, татар сөйләм теленең гаять бай, образлы икәнен раслаган мисаллар китерә башладык. Бездә кайбер сүзләрне бер сүз белән генә башка телләргә тәрҗемә итеп тә булмый, дип мактанабыз. Була үзе, әмма мәгънәсенә зыян килә. Мәсәлән, «ычкынган» дигән сүз русча ничек була? Дустым: «Бу сүз бит кырыкмаса-кырык мәгънәгә ия», – ди. «Вәт, – мәйтәм, – берәрсе тәрҗемә итәргә алынса, иң әүвәл кайсы мәгънәдә тәрҗемә итәргә икән, дип баш катырачак. Әйдә, кешечәрәк бер мисал китер әле!» Дустым беркөнне нәшрият бинасына килеп кергән бер журналист кызны күргән. Иптәш кызлары моңа: «О-о, киенеп килгәнсең икән, бүген берәр бәйрәмме әллә?» – дигәннәр. Ә бу кыз: «Минем кайчан чишенеп йөргәнем бар?» – дигән. Дус кеше көлә, аңа мин дә кушылам. Шуннан соң: «Чүтеки әйт әле, шифаханәгә барып, нинди кыяфәткә кермәкче буласың? Берәр марҗа табып, кешечә ял итәсең киләме?» – дидем.

 

«Тапса ни, синең ни эшең бар? – дип, бераз үпкәләгәндәй итте дә бу, аннан соң: «Берәр марҗа тапсам, аның белән нишләрмен икән соң?» – диде. «Хет сөйләшеп йөрерсез, русчаңны шомартырсың», – дип үсендергән булам моны. Туфан ага Миңнуллинның үсмер чакта, марҗа кызлары белән үбешү өчен, күрше рус авылына барып йөрүләрен сөйлим. Марҗа кызлары әйбәт үбешә икән, дигән сүз таралгач, йөри башлый алар күрше авылга. Үсмер чакта марҗа кызлары безнең өчен дә буй җитмәслек ниндидер матурлык кебек тоела иде. «Әллә марҗа аласы, матур була баласы...» – дип җырлаулар да юктан гына чыкмагандыр инде. Боларны сөйләгәч, дустым җанлана, йөзенә кеше кыяфәте кереп китә. «Яшьрәк чак булсамы?» – дип кәпрәйгән була. Монысы сер бирмәскә тырышу иде инде. Аны кызганып куям. Бер уйлаганда, үзем дә әллә кем түгел, бөтенесен дә кешечә башкарып булмый. Мәсәлән, таяксыз йөри, кешечә ашый алмыйм. Тагын кешечә... Юк бүтән язмыйм, уңайсыз. Дус белән үзебезне мактарга тотындык: «Шөкер, матур яшибез, барысы да әйбәт, артык малыбыз да юк, кеше өлешенә дә кермәдек, безгә артыгы кирәк тә түгел, барысы да кешечә», – дибез. Кешечә яшәү дигәннәре, гомумән, ни-нәрсә соң ул? Ни өчен бар кеше дә «тамак тук, өс бөтен» белән генә чикләнми? Берәүләр, бераз кеше кыяфәтенә керер өчен, үзебездәге шифаханәгә бара, икенчеләр диңгез, океан буйларында, экзотик утрауларда ял итмәсә, үзен кешегә санамый. Биш бармак та тигез түгел, диярсез. Һәм сез хаклы да, һәр бармакның үз вазыйфасы булган кебек, бу дөньяда һәр кешенең дә үз вазыйфасы бар бит. Ходай бар кешене дә тигез яраткан, дибез үзе. Ә яши-яши һәркем үз юлыннан китә, кайчак кирәкмәс сукмакларны сайлап, кешечә яшәүдән туктый. Язганнарымның кайбер урыннары да бик кешечә түгелдер, әмма, ни хәл итмәк кирәк, мин дә – кеше бит.

 

Ә дустым шифаханәдә ял итеп кайтты һәм йөзенә бераз кеше төсләре кергән иде. Яңа ел да якынлашып килә. Искесен матур гына озатып, алга таба да кешечә яшәргә язсын инде!

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре