Газетага язылу

Җүләр

Беркөнне эшкә килеп җиткәч, урам яктан ишек төбендә егылдым. Таяк таеп китте дә, гөрселдәп барып төштем.

Торырга маташам – сул аякка басып булмый. Шулвакыт арттан берәү килеп култыклап алды. Шагыйрь Марсель Гали икән. Рәхмәт төшкере, аякка бастырды. Башта атлап китеп булмый азапландым, бераздан көч-хәл белән эчкә кереп лифтта үзебезнең катка күтәрелдем. Коридорда очраган һәр кешегә: «Мине халык шагыйре җирдән күтәреп алды», – дип мактандым.

 

Тезнең сызлавы басылмаса да: «Ярый әле чалбар ертылмады, ату яңаны алырга туры килер иде», – дип сөйләнеп йөрдем. Хезмәттәшләр кызганган булды, арттан: «Акыл кермәсә керми инде ул», – дип сөйләнеп калдылар. Мин аларга үпкәләмим, башны җүләргә салырга яратуымны беләләр, шуңа күрә «кермәгән акыл» турында да шаяртып әйтәләр. Һәрхәлдә, үзем шулай уйлыйм. Һәм башны җүләргә салып яшәүнең отышлы икәненә ышана барам. Болай яшәү авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Ә инде чәчләреңне йолкый-йолкый кемнедер, нәрсәнедер сүгеп яшәсәң, үзеңне бетерәсең. Моны тормыш үзе раслап килә.

 

Яшеңә карап тирә-юньгә, вакыйгаларга, кешеләргә бәя бирү үзгәрергә тиеш бит инде ул. Ә мин һаман шул, һаман шул җүләр. «Язмаган эш түгелдер», – дип яши бирәм. «Башны җүләргә салу» дигәннәре бала, үсмер чагымда да бар иде бугай. Бу – бәлки тәрбия җимешедер. «Ходай язмаган эш түгелдер», «Аллаһы Тәгалә сынавы» кебек сүзләрне олылар авызыннан ишетеп үскән буын бит без. Әтинең әнине яратып, «җүләркәем» дип башыннан сыйпауларын да хәтерлим. Һәм әни дә «җүләр» дигән сүзне ярату сүзе дип кабул итә иде.

«Җүләр» дигән сүзне без нинди генә мәгънәдә кулланмыйбыз! Бездә шашып ярату да – җүләрлек. Каядыр бармый калсаң да, җүләр буласың. Ялганларга яраткан кешегә дә: «Юкны сөйләмә, җүләр!» – дибез. Юкса ул акылдан язмаган бит инде. Минем бер дус: «Миңа рәхәт, мин – җүләр», – дип такмаклый-такмаклый биергә ярата иде. Хәзер ничектер, күптән күрешкән юк.

 

Мин үзем алай такмаклап биемим, әмма, әйткәнемчә, башны җүләргә салып яшәүдән үземчә бер тәм табам. Бу юлларны укучылар минем турында: «Вәт, җүләр!» – дип куйсалар да, үпкәләмим. Алай гына да түгел, шатланачакмын да әле. Чөнки башны җүләргә салу өчен акыл һәм ихтыяр көче кирәк. Димәк, бу сыйфатлар миндә булырга бик мөмкин. Ә нигә? Мин кемнән ким, әйе бит?! Тик менә халык телендә әле «дөнья җүләре» дигән сүзләр бар. Бу сүзләр мине бераз шикләндерә, күңелгә ямьсез уйлар керә. Әмма Луиза Янсуарның бер шигырендәге: «Үз дөньяңның гына җүләре бул, үз дөньяңның гына зирәге», – дигән юллар искә төшә дә, тынычланам тагын үзе. «Алла сакласын, аяк төзәлер, баш исән булсын!» – дип куям. Һәм бу дөньяда һәр җүләргә урын булуына шатланам.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре